Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
29 ноябрь 2022, 06:44

Кәрт тавы

Хәзинә җир астында бер йөз илле-ике йөз ел ятса, җенләнә икән.

Кәрт тавы
Кәрт тавы

Кәрт тавы дигән җирдә хәзинә күмелгән. Хәзинә җир астында бер йөз илле-ике йөз ел ятса, җенләнә, аны кемгә атап күмсәләр, ул хәзинә күмелгән урында кешеләргә шул нәрсә күренә башлый, имеш: йә төйнәлеп ташланган бала, йә сарык бәтие, йә сарык үзе. Ул өрәк, җен, бала тавышы чыгарып елый, йә сарык тавышы чыгарып бәэлди. Шул урында, ягъни хәзинә яткан җирдә күренгән әйберне (әйтик, сарыкны) чалсаң, ул хәзинәгә ия булырга мөмкин, имеш.

(1974 елда Татарстанның Баулы районы Бәйрәкә авылында Хәдим Фәхретдиновтан (1894 елгы) Марсель Әхмәтжанов язып алган.)

Фото: inetin-magaz.ru

Кәрт тавы
Кәрт тавы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: