Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
23 ноябрь 2022, 18:27

Хозыр Ильяс каргышы

Карт авылдан көч-хәл белән чыккан да калкулыкка менгән, җан ачысы белән авылны каргаган. Шул ук минутта авылны җир йоткан.

Хозыр Ильяс каргышы
Хозыр Ильяс каргышы

Безнең авылдан ерак түгел бик матур бер күл бар. Ул түм-түгәрәк, тирәсендә зифа камышлар үсә. Бер ягында калкулыкта иске зират. Язларын анда чия агачлары шау чәчәктә утыра.

Элек заманнарда күл урынында авыл урнашкан булган, дип сөйлиләр. Бай һәм тук тормышлы булган анда яшәүчеләр. Йортлары нык, биек коймалар томалап тора, ди, аларны. Берзаман авылга хәерче карт килеп кергән. Үзе ач, талчыккан, аякларын көчкә өстери икән. Бер капканы шакыган – җикеренгәннәр, икенчесендә җавап та бирмәгәннәр, өченчесендә эттән талатканнар. Карт авылдан көч-хәл белән чыккан да калкулыкка менгән, җан ачысы белән авылны каргаган. Шул ук минутта авылны җир йоткан һәм аның урынында күл хасил булган. Бу хәерче Хозыр Ильяс булган, имеш. Шуннан калган бу түгәрәк күл. Аны «Төпсез күл» дип йөртәләр, чөнки су кереп булмый, суыра, диләр.

Дөресме-юкмы, әмма кайберәүләр: «Хәзер дә иртәләрен күлдән тавышлар ишетелә, анда әтәчләр кычкыра», – дип сөйлиләр.

1983 елда Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Камка авылында Айсылу Садекова язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.  

* Хозыр Ильяс – легендар пәйгамбәр.

Фото: stihi.ru

Хозыр Ильяс каргышы
Хозыр Ильяс каргышы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: