Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
21 октябрь 2022, 11:14

Өй иясе мине ничек сынады?

Тамактан буа башлады бит, үзе күкрәккә менеп утырган, ике куллап, чак куптарып төшердем.

Өй иясе мине ничек сынады?
Өй иясе мине ничек сынады?

Бу хәл моннан 15 ел элек кенә булды. Бер урыс гаиләсе күченеп киткән квартираны миңа бирделәр. Заводта эшлим әле ул чакта. Эштән арып кайтып, бераз ял итеп алыйм әле дип ятып торам. Йокыга гына киттем. Тамактан буа башлады бит, үзе күкрәккә менеп утырган, ике куллап, чак куптарып төшердем. Тәмам хәлне алды. Карасам, кап-кара мәче идәнгә төшеп китте дә юк булды.

Элекке хуҗалар үзләренең өй ияләрен юри калдырып киткәннәр.
Аннан озак та тормый яңа квартира бирделәр, һич тынгы күрмәдем
элеккесендә.
Икенче хәл дә әле бер ай элек кенә булды. Карт әнием үлеп китте.
Җирләгән көнне кич өйдә үзем генә. Болай курка торган кеше түгел үзем.
Прихожийдагы тумба өстенә таш чүлмәк савытка чәчәк утыртып куйдым әнием хөрмәтенә. Йокларга яттым. Төн уртасында бик каты итеп нәрсәдер китереп бәрде. Сискәнеп торып ут кабыздым. Карасам, теге чүкеч белән дә сугып вата алмаслык таш савыт өчкә ярылып идәндә ята. Шул өй иясе — мине сынап карый инде. Иртәнгә кадәр догалар укып яттым яктырганчы.

Җәмилә ҺАДЫЕВА,

Уфа шәһәре.

Фото: mobillegends.net

Өй иясе мине ничек сынады?
Өй иясе мине ничек сынады?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: