Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 октябрь 2022, 07:35

Игелексез угыл

Ачуы чыккан улы көч белән бәреп кергән дә пычак күтәреп анасына ташланган.

Игелексез угыл
Игелексез угыл

Кайчандыр бик борынгы заманда безнең авылда шундый хәл булган.

Авыл кырыендагы җимерек өйдә ялгыз карчык яшәгән. Аның бер улы бар икән. Ул чибәр, гаять көчле булган, әмма усал юлбасарлык белән шөгыльләнгән. Бервакыт олы юлда озак сукбайланып йөргәннән соң, эзәрлекләүдән качып, караңгы төндә әнисе ишеген шакыган. Әнисе, әрләп, керергә рөхсәт бирмәгәч, ачуы чыккан улы көч белән бәреп кергән дә пычак күтәреп анасына ташланган. Әмма әнисе коточкыч каргау сүзләре әйтеп өлгергән һәм мәрхәмәтсез егет шул ук минутта, биленә хәтле җиргә иңеп, ташка әйләнгән.

Шул вакыттан алып әниләр сүз тыңламый торган балаларын каргалган кеше сыны янына алып киләләр дә:

– Тыңламасагыз, сез дә шул хәлгә калырсыз, – дип әйтәләр икән.

Фото: om1.ru

Игелексез угыл
Игелексез угыл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: