Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
23 сентябрь 2022, 07:59

Зина кылган кыз

Маңгаеңа нәрсә язылса, шуны үтәмичә, үлмәссең дә, күмелмәссең дә...

Зина кылган кыз
Зина кылган кыз

Борын Карамалы авылында ике кыз яшәгән була. Алар бик дус булалар: бер-берсенә серләрен сөйлиләр, ярдәм итәләр.

Бер көнне кызларның берсенә шундый төш керә. Имеш, аның ахирәте кырык кеше белән зина кылырга тиеш. Бу кыз иптәшенә төшен сөйли.

Зина кылырга тиешле кыз шуннан соң нык кайгыра, өеннән дә чыкмый, кибә, саргая, ябыга. Күп тә үтми, ул үлеп китә. Аны күмәргә дип, зиратта кабер казыйлар. Ләкин ни күрсеннәр! Чокырның эче тулы шыбыр көчек икән! Көчек булгач, кызны күмәлмиләр бит инде.

Шулвакыт Ык суының икенче ягына кырык кәрванчы чыгып килә икән. Кабер казучылар шушы кәрванчыларны туктатып, үле кыз аша атлаталар. Бу зина кылу дип чутланган икән. Кабердәге көчекләр шул минутта ук юкка чыга. Тынычлап, кызны күмәләр. Шуңа күрә олылар бездә: “Маңгаеңа нәрсә язылса, шуны үтәмичә үлмәссең дә, күмелмәссең дә”, – диләр.

(1998 елда Башкортстанның Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Һадия Мөхәммәтҗановадан Алия Мөхәммәтҗанова язып алган.)

Фото: funart.pro

Зина кылган кыз
Зина кылган кыз
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: