Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
15 сентябрь 2022, 13:05

Җенле тау

Әгәр дә җеннәр туе вакытында таудан берәр кыз үтсә, аны тотып, үзләренә алып калалар икән.

Җенле тау
Җенле тау

Авыл янындагы бер калкулыкны “Җенле тау” дип атыйлар. Элек ул бик биек тау булган. Ә хәзер калкулык хәлендә генә калган.

Бу тау башында элек җеннәр авылы урнашкан булган. Һәр елны алар туй үткәрә торган булганнар. Әгәр дә җеннәр туе вакытында таудан берәр кыз үтсә, аны тотып, үзләренә алып калалар икән.

Менә шулай бер матур көнне яшь кыз бала күрше авылга, нәнәсенә кунакка барырга чыккан. Урап йөрмәс өчен, тау аша үтәргә булган. Тауга менүе булган, җеннәр кулына килеп эләккән. Бер җен бу кызның чибәрлеген, сылулыгын күреп, гашыйк булган һәм, аны үзенә алып калып, өйләнгән.

Кыз туган йортыннан, сөйгәненнән аерылуына нык кайгырган. Җен моны күреп, тау башына йорт салдырган һәм кызның әниләрен торырга алып килгән. Кызның әти-әнисе шушы йортта яшәгәннәр. Алар үлгәч, бу йортта торырга берәү дә риза булмаган.

Ул җимерелеп беткән йорт әле дә шул “Җенле тау” башында тора. Аны халык “җеннәр йорты” дип атый. Ул тирәгә өй салып кергән кешенең балалары булмый икән. Шуңа күрә халык бу калкулыкны урап уза.

(1997 елда Чишмә районы Яңавыл авылында Мөскинә Мөрсәлимовадан Гүзәл Нәфыйкова язып алган.)

Җенле тау
Җенле тау
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: