Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
14 сентябрь 2022, 13:08

Кайдәфә әби каргышы. Булган хәл

Кайдәфә әбине чокып алсалар, ни күзләре белән күрсеннәр! Әбинең кәфене авызына тулып, канланып беткән була.

Кайдәфә әби каргышы. Булган хәл
Кайдәфә әби каргышы. Булган хәл

Күп еллар элек була бу хәл. Рәсмәкәй авылында Кайдәфә исемле олы гына яшьтәге бер әби үлеп китә. Аны җирләгәннән соң, авылда күпләп, йорты-йорты белән, кешеләр кырыла башлый. Халык бу хәлгә бик аптырый.

Олылар җыелып киңәшләшкәч, бу әбине зираттан чокып алып карарга булалар. Бу эшне Сәлим Ибрае исемле бик йөрәкле картка кушалар. Кайдәфә әбине чокып алсалар, ни күзләре белән күрсеннәр! Әбинең кәфене авызына тулып, канланып беткән була. Картлар Кайдәфә әбине агач савытка салып, басуга илтеп яндыралар. Шуннан соң гына авылда үлем туктый. Ә басу “Кайдәфә тугае” дип атала башлый.

(1998 елда Кушнаренко районы Рәсмәкәй авылында Римма Ибатуллина язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Фото: pravoslavie.ru

Кайдәфә әби каргышы. Булган хәл
Кайдәфә әби каргышы. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: