

Бу хәл турында миңа кечкенә чагымда әнием сөйләгән иде.
Ул бала чагында әнисе белән мунчага бара. Төнгә калган булалар, ул вакытта электр булмау сәбәпле, керосин лампасы күтәреп керәләр. Барып керсәләр, мунча миче каршында бер бозау басып тора икән. Болар мунчада төннәрен җен булуын ишеткән булу сәбәпле, бозау янына килми генә белгән догаларын укып, тиз генә юынып кайтып китү ягын карыйлар. Бозау болар бисмилла укый башлагач юкка чыга, ләкин ана һәм кыз бернәрсә дә сөйләшми генә юынып чыгып китәләр. Кайткач кына һушларына киләләр. Бу хәлдән соң алар беркайчан да төнен мунча кермиләр, хәтта мунча тирәсенә барырга да куркалар. Моны сөйләгәннән соң без дә төнен мунчага керергә шикләнә башладык.
Фото: pikabu.ru