Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 август 2022, 09:55

Йорт иясе фотога төшерүгә каршы

Мин фотога төшермәкче булам, ә кулымны ниндидер күренмәс көч төшертми читкә этә.

Йорт иясе фотога төшерүгә каршы
Йорт иясе фотога төшерүгә каршы

Совет чорында авылларны зурайту кампаниясе уза иде. Нәтиҗәдә РСФСРда 1959-1979 елларда 60% авыллар кимегән. Мин яшәгән Бәләбәй районының “Авангард” колхозында гына да ике авыл юкка чыкты. Берсе – Ташкичү авылы. Бу бер генә урамлы, урманга сыртын биреп утырган бик матур авыл иде. Авыл читеннән үк шомырт урманы башлана. Без – күрше авыл балалары анда шомырт җыярга йөри идек.

Икенче юкка чыккан авыл – Чулпан авылы. Миңа бала чакта бу авылны күрергә туры килмәде. Отпускага чыккач җиләк күп дип ишетеп барып чыккан идек. Җиләктән бигрәк мәзәге дигәндәй, авыл булган урынга да барып килдек. Бу авыл да бер урамлы булган. Анда-санда ихата баганалары серәеп тора. Йортлардан калган урыннарда баз чокырлары шәйләнә. Бер ихатада хәтта бетонланган юл да сакланган. Бу авылда яшәүчеләр соңгы елларда җыелып авылларын искә алып, чәй табыны коралар дип тә сөйләделәр. Көн кичкә авышып килә иде, шулай да мин авыл урынын фотога төшерергә ашыктым. Бер йорт базына кемдер баскыч сөяп куйган. Мин фотога төшермәкче булам, ә кулымны ниндидер күренмәс көч төшертми читкә этә. Бисмилланы укып төшердем, ләкин ул фото чыкмады. Гаҗәп, ә бит төн дә түгел. Күрәсең, йорт иясе минем фотога төшерүемне теләмәгәндер.

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: