Бар ул, бар. Ул йорт иясе мин килгәндә (мин бу өйне сатып алдым) зерә тынгылык бирмәде. Мин бабай белән килгән идем. Бабай әйтә:
– Сез беләсезме, бу өйдә бит без икәү генә түгел, тагын өченче кеше бар, – ди.
– Беләм, – дим.
– Куркасыңмы?
– Курыкмыйм, – мәйтәм, – син булгач. Шап итеп ишекне яба да ишекне ачып керә, – дим.
Шуннан бу пенсия юлларга дип китеп барды. Әллә Казахстанның, әллә Төрекмәнстаннан – әллә каян килгән кеше иде ул. Минем фронтовик бабай үлгәч, куркам, дип. йортка керткән идем.
Шуннан хәзер мин бер бидрә андызны кисеп кайнаттым да, бөтен почмакларга сиптем дә шуннан югалды йорт иясе – ул курка икән андыздан. Миңа өй саткан кеше, яшь кеше иде – 40 тагынамы шунда. “Әйдә, йорт хуҗасы, йорт анасы, мин кая китәм, син дә минем белән, мин китәм бит, әйдә минем белән”, – дип әйтмәгән. Әйтсә, ул анда булмый, ул аның белән китә. Мин өч рәт кереп әйттем, әйберне төягәч, өемә.
Андызны сентябрьдә казырга була, тугайлыкта, сазлыкта. Тамыры кирәк, чәчкәсе сары була, шуны 2-3не өзеп мендәр астыңа куйсаң, бер дә саташмыйсың. Чәчкәсе дә аның хәсиятле. Андыз кирәк.
Башкортстанның Стәрлебаш районы Өч-Әсән авылында Гафиатуллина Мөбарәк Муллагали кызыннан (1930 елгы) Ильмир Ямалтдинов язып алган.
Фото: vrdacha.ru