Без җеннәрдән ничек котылдык? Булган хәл
Айдарәле авылының Куян очыннан төшеп киләбез. Апаның бер ахирәтенә кич утырырга барган идек. Бу мине иптәшкә алды. Монда бер җирдә ут юк. Шулай киләбез, ә безнең артыбыздан кыңгырау тавышы ишетелә.
– Апа, – минәйтәм, – ишетәсеңме? – дим. – Кыңгырау чыңлый.
– Син дә ишетәсеңме. Мин синең кесәңдә берәр нәрсә шылтырый икән дип киләм.
– Юк минем кесәмдә бер әйбер дә.
– Синең клуб ачкычларың түгелме?
– Миндә бер әйбер дә юк, – дим.
Мин нык ышанам җен бар икән дип. Урман якын, зират якын. Хәзер шушы кыңгырау тавышы әкренләп кенә килде-килде дә, борылышка килеп җиткәндә, Асия апа әйтә миңа:
– Син, – ди, – Гөлшат сызгыр, – ди. Мин дога укыйм, – ди. Или беребез сүгенәбез, беребез дога укыйбыз, – ди.
Хәзер тотындым мин сызгырырга. Асия апа дога укырга тотынды. Шул моментта, мин сызгырганга каяндыр ниндидер эт өргән тавыш ишетелде, аңа кушылып башка этләр өрә башлады. Әллә шуннан куркып, артыбыздагы кыңгырау тавышы бетте дә куйды.
– Артыңа борылма ярамый, –диде апам. – Куян очында җеннәр бар диләр ие, элек булган ул.
(Башкортстанның Стәрлебаш районы Айдарәле авылында Хәбибуллина Гөлшат Гыйбадрахман кызыннан (1962 елгы) Ильмир Ямалтдинов язып алган.)
Фото: smihub.com