Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
3 август 2022, 08:00

Коточмалы хәл булган басма

Әлеге кеше ышанмаслык хәл чынлыкта булган.

Коточмалы хәл булган басма
Коточмалы хәл булган басма

Авылны кечкенә елга икегә бүлеп аккан. Икенче якка турырак юл белән чыгу өчен басма ясалган. Ул күперне төнлә узучылар каршына кара эт килеп чыга, аны күргәннәр бәхетсезлеккә очрый дигән сүзләр таралган булган. Бер көнне бер якта яшәүче кызны икенче якта торучы дусты кунакка чакыра. Бик озаклап төнгә кадәр утыралар. Кыз курыкмасын өчен иптәш кызы абыйсы белән ул яман урынны узганчы озатып куярга булалар. Ул каһәрле урынга  җиткәндә басманың каршы ягына бите кеше йөзенә охшаган, күзләре янып торган кара эт килеп утыра. Болар куркудан катып калалар. Егет кулына таяк алмакчы була. Эт бераз карап тора да, чытырманнар арасына кереп югала. Бу өчәү кире борыла.

Өйләренә кайткач куркудан озак кына сөйләшә алмыйлар. Бәхетсезлек озак көттерми: кызларның берсе юл һәлакәтендә үлә, икенчесе суга бата, ә кулына таяк алмакчы булган егет эштә кулын өздерә.

 

Фото: wallhere.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: