Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
5 июль 2022, 10:00

Иске Үзмәштәге серле хәлләр

Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында кеше ышанмаслык серле хәлләр әледән-әле кабатланып тора.

Иске Үзмәштәге серле хәлләр
Иске Үзмәштәге серле хәлләр

Югалган малай

Фәрхиямал әби төнлә абзарга чыккан. Ни күрсен, капка төбендә капка төбендә күрше малае тора, имеш.

– Малик, нишлисең монда? – дип соравына теге малай юкка чыккан, имеш.

Тавыкмы, өй иясеме?

Авылдагы бер малай кичен кайтып килгән чакта ак тавык юлын кискән.

– Тавык төнлә очып йөримени? – диләр аңа.

Картлар моны “өй иясе” дип әйтәләр.

Изге зат белән очрашу

Хәдичә Аюп авылыннан кайтып килә. Юлда бер карт очрый:

– Шушы көнне, шушы сәгатьтә кил, – дип әйтә кызга. – Коръән өйрәтермен, – ди.

Хәдичә курка һәм әйткән җиргә бармыйча кала. Шул көннән соң ул чирли башлый. Бу карт изге зат була һәм кызны терелтергә тели.

Бичура юрганны тарта

Тамара исемле хатынның йортында бичура тик тормаган. Өй җиһазларын дөбердәткән.

Тамара:

– Тик тор! – дип эндәшсә, теге тынычлана, тавышын да чыгармый, ди.

Төнлә йоклаганда, аның юрганын тарта икән. Берчакны йокыдан торуына, хатынның алдында ак шәүлә басып тора, ди.

Өй иясе хуҗасы артыннан киткән

Элек авылда бер карт белән бер әби яшәгән. Алар өй иясе белән дус булган. Үлеп киткәч, балалары йортны сүткәннәр һәм нигез ташын алганда, аның астыннан ак шәүлә очып чыккан. Безнең авыл картлары бу җирдә ак киемле картны еш кына күрә торган булганнар.

Авыл халкыннан Елена СТРУЖКОВА язып алган.

Фото: kudamoscow.ru

 

Иске Үзмәштәге серле хәлләр
Иске Үзмәштәге серле хәлләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: