Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
16 июнь 2022, 22:04

Мине сәер көч коткарды

Берничә секунд элек анда кергән булсам хәрәбә астында калып изелә идем.

Мине сәер көч коткарды
Мине сәер көч коткарды

Күп еллар элек мин бик үк хәлле булмаган гаиләгә килен булып төштем. Һөнәрем буенча мал табибы булып эшлим, авылда сыер фермасы бар. Аның акчасы белән генә канәгатьләнми савымчы эшенә дә алындым. Ул бик мәшәкатьле эш, төн дә юк, көн дә юк, дигәндәй. Бер көнне соң гына кайттым да, өйгә кереп тормый сыерыбызны саварга булдым. Мунчадан су алып чыгып, җиленнәрен юып, сарайдагы сыерны саудым да, аны утарга чыгардым. Сөт белән чиләк сарайда калган иде. Элек чиләкне калдырып чыкканым булмады, аны алырга дип атлавым булды, иремнең: “Сәкинә!” – дип миңа дәшүен ишеттем. Кинәт чытырдап сарай ишелеп төште. Берничә секунд элек анда кергән булсам хәрәбә астында калып изелә идем. Артыма борылсам, ирем чыгып аптырап карап тора.

– Әл дә дәштең, бүрәнәләр астында кала идем, – дидем.

– Нишләп дәшим, дөбердәгән тавышка уянып кына чыктым бит, – ди ирем.

Сыерны чыгармаган булсам, үзем дә тоткарлансам, икебез дә бетә идек. Ирем тавышы белән кем мине коткарды икән, мин шул хакта гомерем буе уйлап йөрим.

Фото: 9111.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: