Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
8 июнь 2022, 15:37

Күз тиюне ничек бетерергә?

Күз тиюнең чыннан да барлыгын инде галимнәр дә раслады. Ә халык аңардан котылу юлларын борынгыдан ук белгән булган. Түбәндә – шуның ата-бабалардан язып алынган ысуллары.

Күз тиюне ничек бетерергә?
Күз тиюне ничек бетерергә?

Күзле мәшкә (гөмбә) алына, я шикле кешене кием аламасы. Яндырып баланың баш очында тотыла. (Малга да шулай ителә.) Имеш, әгәр төчкерсә, кеше тиз терелә.

Күзе тигәннең күзе китсен,

Теле тигәннең теле китсен.

Зәңгәр күздән, кара күздән,

Соры күздән,

Төс-төс.

Минем кулым түгел,

Гайшә Батман кулы.

Бетсен дә китсен,

Име-томы шул булсын!

(1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Маһинур Сәмигуллинадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган.)

Балага күз тимәсен өчен, башта аның аяк бармакларына карарга кирәк.

(1988 елда Мәчетле районы Әҗекәй авылында Зөләйха Мозафаровадан БДУ студентлары язып алган.)

Күз тигәндә төтәсләү

Бер гөмбә алына, иске-москы чүпрәк, шырпы алына. Һәм шушы гөмбәгә иске-москы чүпрәкне урап, шырпы белән төтәсләп, күз тигән кеше алдында йөриләр. Төтәсләгәндә шушындый сүзләр әйтә: “Төтәс, төтәс хатыннан, кыздан, зәңгәр күздән, кара күздән, яшел күздән, җегетләрдән, кызлардан, картлардан, яшьләрдән – тфү, тфү; урыстан, марҗадан – тфү, тфү. Бетсен китсен – тфү, тфү!

Күз тигәндә өшкерү

Бисмиллаһи илаһи,

Бисмиллаһи кафи,

Бисмиллаһи мәгафи.

Бисмиллаһи әлләзи.

Ләизҗире, ләизҗир мәгаисмеһе шай ән фим арис вәләфи сәнаи вәһхә сами әнгам.

(1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Рәкыя Исламовадан (1910 елгы) БДУ студентлары язып алган.)

Фото: infenshui.ru

Күз тиюне ничек бетерергә?
Күз тиюне ничек бетерергә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: