+3 °С
Ясно


Ике авыл арасында Тирән чокыр дип аталган әрәмәлек аша үтәргә кирәк. Картлар элек-электән шушы әрәмәлекне адаштыра, дип сөйлиләр иде. Минем картәнием сөйли торган иде: бервакытны кичен кайтып килгәндә, кинәт буран чыга. Әрәмәлек аша үткәндә, аңа нәрсәдер ияргән кебек тоела. Картәнием үзенең кая барганын да аңламыйча, бер урында әйләнә дә әйләнә, карны таптап бетерә. Буран тынып яктыргач кына, юлны табып кайтып киткән. Кешеләр шушы әрәмәлектә әле дә еш адаша. Моның сәбәпләрен беркем дә аңлата алмый.
Елена СТРУЖКОВА.
Фото: vedtver.ru