Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
17 Май 2022, 14:59

Сихерле түгәрәк

Шаран районының Дүрмән авылы янында урнашкан бу тылсымлы урын. Беренче әтәчләр кычкыргач кына, әби бу сихерле түгәрәктән ычкынып кайтып китә алган.

Сихерле түгәрәк
Сихерле түгәрәк

Шаран районының Дүрмән авылы янында кечкенә генә бер каенлык бар. Хәзер анда Сабан туйлары һәм төрле бәйрәмнәр үтә. Бу урын белән күп кенә сәер вакыйгалар бәйле. Шундыйларның берсе турында сөйләп үтмәкчемен.

Бу хәл 1960 елларда була. Шәмсинур исемле әбинең бозавы кайтмый һәм ул, аны эзләргә дип, кичкә каршы чыгып китә. “Үлән йолкып алып кайтырмын”, – дип, үзе белән капчык та ала. Шәмсинур әби бозауны таба алмый һәм кайтышлый каенлыкны да караштырып чыгарга була.

Инде караңгы төшкән, ай калыккан икән. Каенлык зур булмаса да, әби аның эченнән бик озак чыга алмый йөри. Авыл өйләренең утлары күренә, ә кайтып җитеп булмый. Шулай йөри торгач, әби арый һәм капчыгын ташлап калдыра. Тагын бераз баргач, караса, алдында капчык ята. Бу аның ташлап калдырган капчыгы булып чыга. Әби бер түгәрәк буйлап йөргән дә йөргән икән. Иртән, беренче әтәчләр кычкыргач кына, әби бу сихерле түгәрәктән ычкынып кайтып китә ала. Бу җирдә күп кенә кешеләр шулай адашып йөргән икән.

Фото: pro-dachnikov.com

Сихерле түгәрәк
Сихерле түгәрәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: