+14 °С
Болытлы
Районыбызның бер авылында өч егет җәй көне кырга киткәннәр. Шулчак давыл купкан, күк күкрәп, яшен яшьни башлый. Бу өч егетнең уртадан барган берсен яшен суккан, аны коткарам дип янына икенчесе дә килсә, анысын да яшен суккан. Өченчесе, куркып, авылга таба йөгергән, тик аны да яшен куып җиткән. Шулай итеп, бер көнне өч егетне яшен сугып үтергән. Халык уйлавынча, бу яшен алласының корбан сорап, корбан алган чагы булган. Менә шундый серле хәлләр дә очрый Туймазы җирендә.
Гөлназ САЛИХОВА,
Туймазы районы, Туктагул авылы.
Фото: 9111.ru