Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
12 Май 2022, 12:03

Җен гашыйк булудан сакланыгыз!

Җен яратканын җибәрмәс өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк.

Җен гашыйк булудан сакланыгыз!
Җен гашыйк булудан сакланыгыз!

Хатын-кызга җен гашыйк булса, аны биздерү бик авыр. Җен нинди очракларда гашыйк булырга мөмкин?

1. Әгәр хатын-кыз бүлмә буйлап киемсез йөрсә, яки көзгегә карап үзенә сокланса? бу вакытта аңа өй иясе  яки җен гашыйк булырга мөмкин.

2. Әгәр ир белән хатын җәй көне киемсез йокларга ятканда дога укырга онытсалар.

3. Әгәр ванна яки бәдрәфкә кергәндә Аллаһы Тәгаләне искә алмасалар.

4. Әгәр якынлык та Аллаһка тапшырылмый башкарылса.

Җен яратканын җибәрмәс өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Әгәр  кыз саф булса, җен ул карт кыз булып калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачак. Кызны ошаткан егетнең күзләренә кыз  маймыл кебек, яки  аның авыз-борыны кыйшайган булып күренәчәк. Нәтиҗәдә, гаилә бәхете аны читләтеп уза.

Ир-атларга да җен кызы шулай ук гашыйк булырга мөмкин.

 

Фото: uposter.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: