Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
14 апрель 2022, 10:27

Зәхмәтле урын

Чакмагыш районының Иске Үзмәш авылы янында адаштыра, саташтыра торган урыннар бар. Ә сезнең якларда бармы?

Зәхмәтле урын
Зәхмәтле урын

Иске Үзмәштән чыкканда Тирән чокыр дип аталган әрәмәлек аша үтәргә кирәк. Инде элекке заманнардан ук шушы әрәмә адаштыра, дип сөйлиләр иде картлар. Миңа картәниемнең әнисе түбәндәгеләрне сөйләде.

Бервакыт кышын ул кичкә калып күрше авылдан кайтып килгән. Кинәт буран чыккан. Шул әрәмә аша үткәндә, аңа кемдер ияргән кебек тоелган. Әбием үзенең кая барганын да аңламыйча, бер урында йөргән дә йөргән, карны таптап, такырайтып бетергән. Буран тынып, яктыргач кына, ул юлны табып кайтып киткән. Кешеләрнең ни өчен әле дә шунда адашканлыгын беркем дә аңлата алмый.

Икенче урын Алла тавы дип атала. Анда элек колхоз басуы булган. Чәчү вакытында элек төнлә дә эшләгәннәр бит инде. Шунда фонарь яктысында бер тракторчының таккычына ак киемле бабай утырып барганын күргәннәр. Бу берничә төн рәттән кабатланган. Тракторчылар, шуннан соң куркып, бу басуны көндез генә эшкәртә башлаганнар.  Әле дә халык бу басудан курка, аны зәхмәтле урын дип исәпли.

Елена СТРУЖКОВА,

Чакмагыш районы, Иске Үзмәш авылы.

Фото: libmap.bashnl.ru

Зәхмәтле урын
Зәхмәтле урын
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: