Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
7 апрель 2022, 16:56

Сөт һәм суны каплап куярга кирәк!

Кендек әбисе һәм җен.

Сөт һәм суны каплап куярга кирәк!
Сөт һәм суны каплап куярга кирәк!

Бу хәл  күптәннән булган. Ул чакта авылларда бала тудыру эше белән кендек әбиләре шөгыльләнгән. Бервакыт төн уртасында кендек әбисенең ишеген кагалар. Анда бик бай киемле ир басып торган була. Ул хатынына бала табышуда ярдәм итүен сорый. Кендек әбисе ризалашып аңа ияреп чыгып китә. Ай яктысында ул бу ирнең тоякларын һәм койрыгын күреп кала. Ләкин артка борылырга соң була, куркуыннан ул ияреп баруын дәвам итә.  Күп тә узмый алар бик бай бер йортка барып керәләр. Кендек әбисе бала тудыруга ярдәм итә, ияртеп килгән ир юкка чыга. Кендек әбисенә су кирәк була, йортта таба алмагач ул күршегә кереп чоланда торган чиләктәге сыекчаны күтәреп алып чыга. Ул сөт була. Баланы шунда юганнан соң әби эшен тәмамлап кайтырга була, шул арада йорт хуҗасы да пәйда була. Әби балдагын сөтле чиләккә салып калдыра. Имеш, аны иртән китерсәләр ул күзәтеп бу йортның кайсы булачагын ачыклый алачак. Тояклы хуҗа әбине очыртып диярлек озатып куя. Карчыкны  иртән килене чәйгә дәшә. Шунда ул килененең сөт сөзгәндә үзенең балдагын табуын күрә. Әлеге хәлдән соң килен  сөт салынган савытны  ачык калдырмаска кирәклеген аңлый. Шуңа безнең мөселман халыкларында борын-борыннан сөт һәм суны каплап куярга киңәш итәләр.

 

Фото: sakhaday.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: