“Кояш баеганда, мунча керергә ярамый”, дигән ышану бер дә юктан килеп чыкмаган. Шул хактагы вакыйганы миңа Ярмәкәй районының Исламбахты авылында яшәүче бер әбекәй сөйләде.
Көннәрдән бер көнне, ике яшь кыз кояш батканда мунчага баралар. Ләүкәдә җылынып утырганда, кемдер ишек кага. Кызларның берсе, эчке ишекне ачып, мунча алдыннан: “Кем бар анда?” – дип кычкыра. Җавап булмый. Шулчак мунча алдында каяндыр салкын җил чыгып, кызны бәреп китә, идәнгә аудара. Кызның борыныннан кан китә. Аны һич туктатып булмый.
Ике кыз да тиз генә киенеп, өйләренә кайталар. Шуннан кызны әлеге әби өшкерә, шуннан гына кан туктала.
Әби әйтә:
– Кызым, сиңа җен кагылган булган, – ди.
Фото: shtory-deco.ru