Ярмәкәй районының Атамкүл авылындагы бер йортта матур кыз бала туа. Кечкенәдән әти-әнисе бу баланы үзләреннән аерым йоклата. Һәм көннәрдән бер көнне... бала югала!
Ә авылда гаҗәп хәл башлана. Шул көннән соң зират өстендә көндез дә, төнлә дә ут янып тора. Кешеләр көннәр буена баланы эзли, тик таба алмый. Шулай өч көн, өч төн үтә һәм... зират өстендәге ут үзеннән-үзе юкка чыга. Ә баласын югалткан йортка ак киемдәге бер кеше килеп керә һәм хуҗаларга:
– Нигә балагызны зиратка барып эзләмәдегез? Шунда иде бит ул, алып кайтасы гына иде, – ди.
Халык, чынлап та, зират ягында бала тавышы ишеткән була, ләкин барып карарга курка.
Теге ак киемле кеше боларга карап:
– Унсигез яшендә балагыз кире кайтыр, күп яхшылыклар эшләр, ләкин сез аны күрә алмаячаксыз, – ди дә чыгып китә.
Ригина САФИНА,
Ярмәкәй районы, Исламбахты авылы.
Фото: wallbox.ru