Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
26 февраль 2022, 22:56

Хатыным үлгәч, мәчеләр юкка чыкты

Бер көн зиратка барган идем, карасам, хатынымның кабере өсте мәче эзләре белән чуарланган.

Хатыным үлгәч, мәчеләр  юкка чыкты
Хатыным үлгәч, мәчеләр юкка чыкты

Бу хатны Благовар районындагы бер ир язып җибәрде.

“Хатыным күптән түгел әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән көтмәгәндә мәрхүм булды. Ул ашханәдә эшли иде. Өйдә зур ике песиебез бар. Алар сагынып хуҗабикәнең эштән кайтуын көтеп ала. Көн дә тиешле вакытта капка төбенә чыгып утыралар. Хатыным аларга балык итеннән пешерелгән котлетлар, башка ризыклар алып кайта. Хатыным мәрхүм булгач, Ислам йоласы буенча аны бер төн йортта саклап чыктык. Мәчеләр табут астында бөгәрләнеп яттылар. Хатынны күмеп кайткач, ике мәчебез дә юкка чыкты. Инде айдан артык өйгә кайтканнары юк. Бер көн зиратка барган идем, карасам, хатынымның кабере өсте мәче эзләре белән чуарланган. Үзләре күренмәде. Бу хәлне берничек тә аңлата алмыйм”.

 


Фото: catherineasquithgallery.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: