Машина белән Октябрьский шәһәреннән Дүртөйлегә кайтып барам. Район үзәге Шаранга житеп киләм. Күптәнге танышым, элеке коллегам, дустым Дамир яши бу авылда. Башта төрле уйлар кайный, ниндидер сәер көч рульне сулга каергандай итә. “Тукта әле, – дип уйлыйм, – заправкага керим (ә бит бакта бензин житәрлек). Каян беләсең, бәлки дустымны очратырмын...”
Заправкага кереп туктыйм һәм... күрше колонка янында машина багына бензин салып торучы Дамирны күреп алам. Үз-үземә ышанмыйча, елмаеп аның һәрбер хәрәкәтен күзәтәм. Ниһаять, ул да мине күреп алды. Кочаклашып күрештек, хәл-әхвәлләр сораштык. Кунакка чакырды, кереп тормадым, соң иде инде. Гафү үтенеп, юлны дәвам иттем...
Гажәеп хәл! Башка берәү сөйләсә, бәлки, ышанмас та идем.
Фотода: автор җырчы-шагыйрь Рамил ЧУРАГУЛ белән. Чыганак: https://sun9-30.userapi.com