Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
17 февраль 2022, 10:15

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә. Булган хәл

Уйламыйча әйткән сүзләрегез Аллаһның “амин” дигән чагына туры килмәсен. Түбәндәге язма шуңа дәлил.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә. Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә. Булган хәл

Жырчы Наҗия (үзе администратор) Дүртөйледә концерт куйганнан соң нигәдер үртәлеп, директор бүлмәсенә килеп керә.

– Башкача шушы сәхнәгә аяк бассаммы! – ди ул, кәнәгатьсезлек белдереп. – Соңгысы булсын...

– Алай димәгез, Наҗия, Аллаһның “амин” дигән чагына туры килмәсен.

Директор башкача берни әйтә алмый, җырчы-администратор борылып чыгып китә.

Нажияның, чынлап та, Дүртөйле сәхнәсендә бу соңгы чыгышы булып чыга. Озакламый ул юл фаҗигасендә һәләк була.

Фотода: Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН күренекле татар драматургы, язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага МИҢНУЛЛИН белән. Чыганак: 43.face-base.online

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә. Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: