Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
15 февраль 2022, 21:21

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Каен кисмә, кайгы килер. Булган хәл

Дүртөйледә Госстрах бинасы янында карт, ялгыз каен үсә иде... Көннәрдән бер көнне шофер Фәһим аны кисеп, турап ташлады.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Каен кисмә, кайгы килер. Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Каен кисмә, кайгы килер. Булган хәл

– Хуҗа кушты! – диде ул, янында күзәтеп торган кешеләргә.

– Ә агач иясеннән рөхсәт сорадыңмы? – Якында гына таякка таянган бер әби басып тора иде. – Ай-һай, балам, ялгыз агачларның каргышы бик көчле була...

Берничә ай үтте. Фәһим (ул чакта аракы да эчми иде) Октябрьскийдан кайтканда, туп-туры, тип-тигез юлда аварияга очрап һәләк булды. Хәтергә “кылт” итеп теге әбинең сүзләре килеп төште. “Ай-һай, балам, ялгыз агачларның каргышы бик көчле була” – дигән иде бит ул. Каргыш?.. Белмим, аңламыйм, бу ике вакыйганы ничек үзара бәйләргә?..

Фәһимнең яткан жире йомшак, урыны ожмахта булсын! Амин!

Фото: penza-post.ru

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Каен кисмә, кайгы килер. Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Каен кисмә, кайгы килер. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: