– Бар, кайт! – дигән Әсма әби янында утырган карчыкка, каты гына. – Әнә, юньле күңелле бала килде, кер, кызым.
Нәсимә як-якка караган. Өйдә тәртипсезлек, йокы урыннары жыештырылмаган булган.
– Курыкма, – дигән Әсма әби, аның уйларын “укып”. – Караватка яткырмыйм, кил, креслога утыр, кендегеңне ач...
Әсмә әби кулына орчык алып аны кендек тирәсендә әйләндерә башлаган.
– Исеңдә калдыр, кызым... Фәлән вакытта авырга калырсың... Фәлән көнне бала табарсың...
Нәсимә күпме акча бирим икән дип уйлаган.
– Юк, юк, акча алмыйм, – дигән әби, кабат аның уйларын укып.
Шулчак Нәсимәнең күзләре өстәл астындагы буш шешәләргә төшкән.
– Аракы булса чак-чак кына эчәм, – дигән Әсма әби, шул якка ымлап. – Сез бит... алып килмәдегез.
Чынлап та Нәсимәләр буш кул белән килгән булган.
– Без тагын...
– Беләм, тагын киләчәксез, – дигән Әсмә әби, Нәсимәне бүлдереп. –Хәерле юл!..
Нәсимә көтеп алынган сабыен, әби билгеләгән көннән алдагы кичне таба. Су китү сәбәпле, табиблар баланы операция ясап алалар.
Фото: journals.iea.ras.ru