Миңа 11 яшьләр чамасы иде. Җәйге каникул чоры. Әти-әни колхозда эштә. Миңа кош-кортларны карау эше йөкләтелгән. Газга чәй куеп, ишекне бикләп урамга чыктым. Юлда йөргән казларыбызны күреп, су буена йөгердем һәм аларны юлдан читкә кудым. Су буенда уйнап йөргән кызларга кушылып бераз йөргәч, чәй куюым искә төште һәм өйгә йөгердем. Вакыт шактый узган, инде өй яна башлагандыр дип курыктым. Ишекне ачып кердем, карасам, чәйнекнең суы кайнап беткән, ул кып-кызыл булып янган. Ә газ сүндерелгән. Мин әти-әни кайткач: “Берәрегез көндез кайтып китмәгән идеме?” дип сораштым. Берсе дә кайтмаган. Мин әти-әнигә бу хакта сөйләргә курыктым. Чәйнекне кем сүндергән соң? Йорт иясеннән башка сүндерүче була алмый. Мин шул хәлдән соң гомер буе йорт иясенә рәхмәтле. Йортта үзем генә калганда һәрвакыт йорт иясен, шулай игътибарлы, ярдәмчел булганы өчен кычкырып мактыйм.
Җәмилә ЯНГИРОВА,
Уфа.
Фото: ilotan136.livejournal.com