Күптән булды бу хәл. Без бала-чагалар, яшел борчак ашап, азрак кесәләргә жыеп алдык та су керергә елга буена йөгердек. Рәис таза гәүдәле иде, туймагандыр, басуда борчак ашап калды. Күп тә үтмәде, тирләп-пешеп безне куып та житте.
– Сез күздән югалу белән бер әби... пәйда булды, – диде ул, көчкә тын алып. – Әйдә, авылыгызга ут төртәбез, ди.
Без бер-беребезгә карап алдык та кире киттек. Күмәк булганга курыкмаганбыздыр, мөгаен.
Без килгәндә басу чите – ур буенда беркем дә юк иде. Аптырап Рәискә карыйбыз. Ә ул бахыр, сүзләренең дөреслеген расларга тырышып карашлары белән тирә-якны байкады, азактан эчкәрәк үтте.
– Менә эзе! – диде ул, алтын тапкандай шатланып. – Бер аягы алга, икенчесе артка карап тора... Аннан соң, имиләре шундый озыннар, ул аларны чалыштырып, кулбашлары аша аркасына ташлаган иде. Чәче... тезенә кадәр төшкән...
Без акрынлап кына Рәискә якынлаштык. Чынлап та, ул күрсәткән урында, икесе ике якка карап торган гәламәт зур аяк эзләре ярылып ята иде.
Фото: 123ru.net