Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
26 гыйнвар 2022, 23:25

Җен егете

Җен егетләре төннәрен ялгыз хатын-кыз янына килеп йөриләр.

Җен егете
Җен егете

Исәнме “Тулпар”! Сезнең “Хикмәти хәлләр” рубрикасындагы язмаларны укыгач, берничә ел элек үзем белән булган вакыйга турында язасым килде. Моңа кадәр бу хакта беркемгә дә сөйләгәнем юк иде, “ычкынган” дип уйлауларыннан шикләндем.

Ул көнне фатирыбызда ялгыз гына кунарга туры килде. Төнлә кинәт кенә уянып киттем. Уянсам, каршымда бер егет утыра. Чибәр, кап-кара чәчле. Миңа таба иелгән дә  йөземә карап тик утыра. Шунысы гаҗәп, бернинди дә курку хисе булмады. Бары тик кызыксыну гына.

Урынымнан тора башлаган идем, егет кузгалды да прихожийга таба китте. Мин дә артыннан чыктым. Ул минем күз каршымда стенага кереп китте һәм юк булды. Әйткәнемчә, курку юк иде. Йокларга яттым. Күпме йоклаганмындыр, кемнеңдер миңа текәлгән карашын тоеп яңадан уяндым. Каршымда шул ук егет утыра иде. Бу юлы нигәдер  курку хисе биләп алды. Урынымнан аз гына кузгалган идем, егет яңадан прихожийдагы стенага кереп гаип булды. Яңадан йокларга шикләндем. Егет башка күренмәде. Уйланып, куркып ята торгач, әбиемнең: “Җен егетләре төннәрен ялгыз хатын-кыз янына килеп йөриләр. Аны бозалар, аның белән яшиләр. Бу хәл берничә ел дәвам итәргә мөмкин. Әмма хатын-кыз үзенең җен белән яшәп ятканын аңламый, белми. Бары тик еллар узып, үзе картайгач, ә егет һаман да шул яшь, чибәр көенчә калгач кына сизенә башлый, әмма инде соң була. Хатын-кыз беркайчан да өйдә ялгыз гына кунарга тиеш түгел, янәшәсендә ир бала булса да булырга тиеш”, дип сөйләгәне искә төште.

Ул чакта минем яныма да җен егете килгән бугай. Шуннан бирле минем беркайчан да ялгыз гына кунганым булмады.

 

Гөлсинә.

 

Фото: rassvet.ru.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: