Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
24 гыйнвар 2022, 09:24

Өермә алып киткән

Шушы өермәгә эләккәч, Саҗидә акылга җиңеләйгән. Аның каравы, аңарда яңгыр яудыру сәләте барлыкка килгән, ди.

Өермә алып киткән
Өермә алып киткән

Безнең Бүздәк районы Күзәй авылында Саҗидә исемле бер әби бар иде. Ул гел урам буйлап, кешедән-кешегә кереп: “Менә яңгыр яудырдым әле, зиратка барып, дога кылдым да яңгыр теләдем – менә яуды”, – дип сөйләп йөри иде. Кешеләр аны ашатып-эчертеп чыгаралар, хәер дә бирәләр. Һәм әби аларга рәхмәт әйтеп, Ходайдан яңгыр сорармын, дип китә иде.

Авыл халкы ул әби хакында болай дип сөйли: “Саҗидә бәләкәй чагында өермәгә эләккән. Кечкенә вакытында ул акылга камил, матур кыз бала булган. Шушы өермәгә эләккәч, ул акылга җиңеләйгән. Аның каравы, Саҗидәдә яңгыр яудыру сәләте барлыкка килгән, ди”.

Фото: zagadki-dlya-detej.ru

Өермә алып киткән
Өермә алып киткән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: