Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 гыйнвар 2022, 15:34

Йорт иясе үлемнән коткарды

Бердәнбер көнне аны үз күзем белән күрермен дип уйламаган идем.

Йорт иясе үлемнән коткарды
Йорт иясе үлемнән коткарды

Минем йорт ияләре турында күп тапкыр ишеткәнем дә, укыганым да булды. Авылда кышкы суыкларда сыер бозауласа, тәрәзә янына килеп хәбәр биргәнен әти-әниләремнең сөйләгәне бар иде. Ләкин бердәнбер көнне аны үз күзем белән күрермен дип уйламаган идем.

Бервакыт шәһәрдәге фатирымда бераз ятып торыйм әле дип йокыга киткәнмен. Плитәгә аш куйган идем, ул кайнап чыгып газны сүндергән. Кинәт кемдер кулыма кагылды. Өйдә беркем дә юк бит дип куркып уянып киттем, карасам, кечкенә генә буйлы, ак сакаллы мөлаем бер бабай басып тора. Ул минем уянганымны күргәч, юкка чыкты. Кухняга барсам, газ чыгып тора. Шулай ул мине үлемнән коткарды.

 


Фото: attuale.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: