Авылны ташлап Уфага чыгып киткәннән соң еш кына бер төш кереп борчыды. Имеш, туган өемдә әти-әни үзләре генә яшәп ята. Бик картайганнар, без – балалары алар янына кайтмыйбыз икән. Өй дә ишеләм-ишеләм дип тора. Әти-әнием таралырга торган йортта ап-ак намазлык җәеп намаз укып утыра... Ә бит әти-әни бакыйлыкка күчкәнгә дә дистәләрчә еллар узган. Туган өй ялгыз, нигездә яшәүче кеше юк. Мин, төпчек малай буларак, электән килгән гореф-гадәт буенча, нигезне таркатмый анда яшәргә тиеш, югыйсә.
Пенсиягә чыккач туган нигеземә кайтып, йортны сипләп, картлы-карчыклы, шунда яши башладык. Төштә тагын әти-әнине күрдем. Шундый шатлар иде алар. Шулай, әти-әни рухы мине туган нигезгә кайтарды.
Нигез җәйләрен гөрләп тора, чөнки оныклар белән мәш киләбез.
Мөнир ВАФИН фотосы.