Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
16 декабрь 2021, 10:07

Юлын өрәк кискән

Башкортстанның Бүздәк районы Күзәй авылында була бу куркыныч хәл.

Юлын өрәк кискән
Юлын өрәк кискән

Безнең авыл уртасыннан асфальт юл үтә. Ул Ахун авылына барып тоташа. Шушы юлда Теләкәй дип аталган бер куркыныч урын бар. Монда гел аварияләр булып тора, атлар дулап китә.

Моннан берничә ел элек була бу хәл. Хәмит исемле абзый ниндидер эш белән Ахун авылыннан Күзәйгә килә. Кире кайтып барганда, кинәт аты өркә һәм дулый-дулый куркыныч кыяфәттә чаба башлый. Атны берничек тә тыеп булмый, күзенә ак-кара күренми диярлек.

Хәмит абый арбадан сикереп төшеп өлгерә, ә ат алга таба чабып китә. Шул хәлдән соң Хәмит абый чак үлемнән калып, гомерлек инвалидка әверелде. Тирә-як халык: "Юлына өрәк чыккан", – диеште.

Бу бер генә вакыйга, андыйлар монда бик күп булды. Атлы кешеләрнең гел атлары өректе. “Монда кайчандыр кемнедер үтергәннәр, үтерүчесен эзләп шуның җаны йөри”, – дип исәпли халык.

Резеда ВӘЛИЕВА,

Бүздәк районы, Күзәй авылы.

Юлын өрәк кискән
Юлын өрәк кискән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: