Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
29 ноябрь 2021, 21:42

Йорт иясе – кешенең дусты

Йорт иясе өйнең исән-имин торуына булыша, өйдәгеләрне бәла-казалардан саклый.

Йорт иясе – кешенең дусты
Йорт иясе – кешенең дусты

Күптән түгел яңа фатирга күчкәндә танышыбыз йорт иясен дә калдырмаска кушып, киңәшен биргән иде. Без ул әйткәнчә эшләдек: “Йорт иясе, әйдә безнең белән!” –  дидек. Без аның барлыгына ышана идек. Йорт иясе өйнең исән-имин торуына булыша, өйдәгеләрне бәла-казалардан саклый.

Бервакыт эшкә барырга вакытыннан алда торган идем. Будильникны кабат куймый гына бераз ятып торырга булдым, ләкин йоклап киткәнмен. Бервакыт кемдер кулымны тотып: “Вакыт җитте, тор!” – дип эндәште. Уянып сәгатькә карасам, чыннан да, торырга вакыт. Шундый хәлләр булганда ничек ышанмыйсың инде?

Мин кечкенә вакытта төнлә сыер бозаулаганын әйткән чаклары турында да ишеткәнем бар иде. Югыйсә кышкы суыкта ул әйтмәсә, бозауның өшеп үлүе дә ихтимал бит.

 

Фото: slavtradition.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: