Бу вакыйга күптән булган. Авылыбызда бер малай үсмер чагында уен өчен бер песине үтерә. Ярар, үсеп җитеп, егет була бу. Армиягә китә. Хезмәттән кайтуына әнисе инде үлгән була, өй бикле. Йорт ишеген ачып керә бу. Һәм ни күрсен, өй эчендә үзе үсмер чагында үтергән теге песи йөреп ята! Исән-сау, ди бу.
Егет куркып чыгып китә, көнозын туганнарында йөри. Кич белән өенә кайтса, теге песи бу егетне көтеп утыра икән. Элекке йортларның түшәмендә матча булган, шуның буенча йөри икән, ди, бу песи. Йөзтүбән булып чыга инде. Ә бу егетнең ята торган сәкесе нәкъ шул матча астында икән. Ул урынын җәя, үзе песидән курка. Шуннан утны сүндерә, ләкин урынына ятмый. Шулвакыт әшәке песи тавышын ишетә. Утны кабызса, ул ятарга әзерләгән урын бөтенләй кискәләнеп беткән була. Ә песи юкка чыккан.Егет аны эзли, тик беркаян да таба алмый. Егет аны бөтенләйгә ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була.
Шуннан бирле бу урынны “Җенле йорт” дип атап йөртәләр.
Фото: https://pixabay.com/