Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
19 ноябрь 2021, 14:01

Метеоритмы, НЛОмы?

Уфа өстеннән билгесез объект очып үтте. Әлегә кадәр халык аның нәрсә булуы хакында баш вата.

Метеоритмы, НЛОмы?
Метеоритмы, НЛОмы?

17 ноябрьгә каршы төндә Уфа өстеннән билгесез объект очып үтте. Бу вакытта урамда йөрүчеләр аның очышын телефонга да төшереп алган. Әлеге очышны Нефтекама шәһәрендә дә күргәннәр. Соңыннан аның нәрсә икәнлеге турындагы фаразлар белән бөтен Интернет тулды. Берәүләр бу объектны ахырзаман билгесе итеп карадылар, икенчеләр чит планеталарда яшәүчеләр, шул рәвешле, Җирне басып алырга тели дип фаразладылар.

Кичә Уфа планетарие хезмәткәрләре бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Алар әйтүенчә, 17 ноябрьгә каршы төндә Җир шары өстеннән көчле метеорит ташкыны очып үткән. Шуның бер “кыйпылчыгы” Башкортстанда яшәүчеләргә күренгән дә инде. Әлеге ташкын Арыслан йолдызлыгыннан Җиргә юл алган булган. Астрономнар билгеләвенчә, әлеге ташкыннар ел саен нәкъ ноябрь аенда кабатланып тора.

Фото: https://infosmi.net/

Метеоритмы, НЛОмы?
Метеоритмы, НЛОмы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: