Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 ноябрь 2021, 23:28

Убырлар чыннан да бар

Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була, аның баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була.

Убырлар чыннан да бар
Убырлар чыннан да бар

Убыр – төрки халыкларның мифологиясендә кан эчүче зат. Урысларның “оборотень”нәре исә нинди дә булса җанварга әйләнүче кеше мәгънәсендә йөри. Убыр, башлыча, хатын-кызга ияләшә. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була, аның баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була. Убырлы кеше йокыга киткәч эчендәге убыр аннан аерылып чыга да, уттан ясалган йомгак кебек тәрәзәдән, яки морҗадан очып чыгып, дуңгыз, кара мәче, кара эт булып аулакта йөри дә хуҗасына әйләнеп кайта. Кемдер төнлә аны тотып тукмый икән, убырлы кеше сызлана, авыртулар тоя. Яраланган очракта аннан аккан кан буенча килеп кемгә убыр ияләшкәнен белеп була. Мифологиядә убыр хакында әнә шулар язылган.

Англия профессоры Вудвард күп еллар архивларны, документларны өйрәнеп, шаһитлар белән очрашып сөйләшкәннән соң убырлар элек тә булган, бүген дә булулары ихтимал дип исәпли. Галим сүзләренчә, алар сирәк чир белән авыручылар. Убырга әйләнгәндә аларның тәннәренә йон үсә, үзләрен бик агрессив тота башлыйлар. Тарихта убырларны судка тарттыру очраклары да булган. Мәсәлән, Ирландиядә бер җанвар кешегә һөҗүм иткәч, анысы убырның аягын чаба. Икенче көн кулы чабылган хатынны табып алалар һәм хөкем итәләр.

 


Фото: interesnosti.com/1448544026218466188

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: