Дөньяда әллә нинди сәер хәлләр була.Тормыш иптәшем белән дә сәер бер вакыйга булды. Иптәшем белән без гел аның әти-әнисенең зиратына барып йөрдек. Чистартабыз, чәчәкләр салабыз. Зират капкасыннан кергәч, алар яткан җиргә озак кына барырга кирәк. Һәр вакыт икәү бергә керәбез, бер адым да беребездән-беребез алга чыкмыйча тыныч кына атлап барып җитә идек. Ә соңгы баруыбызда иптәшем машинаны шул кадәр шәп итеп алып барды. Тиз генә туктатты да капкадан да кермичә, койма башыннан гына сикереп кереп, әти-әнисенең каберенә йөгерде. Нык сәер хәл бит. Миңа бер сүз дә дәшеп тормады. Борылып та карамады. Мин берүзем бардым. Мин барганда инде ул кабер янында тезләнеп тора иде. Башкача зиратка бара алмадык, иптәшем шушы вакыйгадан соң бер ел чамасы үткәч үлде. Әллә күңеле шулай тиздән очрашачакларын сизеп, ашкынып йөгердеме икән? Башыма сыймый шушы хәл. Нишләптер иптәшемә, ни өчен мине ташлап, ашкынып шулай йөгердең дигән сорау да бирмәдем.
Шундый хәлләр булган вакытта мине эчтән кемдер тотып торган кебек. Бер сорау да бирдермәскә... сорамаска... төпченмәскә...
Г.Л.
Фото: otzyv.ru