Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
21 октябрь 2021, 09:21

Йорт иясе

Тегендә-монда еракка киткәндә: “Лә иләһе иллә Аллаһы”, – дип, бүрәнә ярыгына язу язып кыстырасың, кайткачтын: “Мөхәммәд рәсулуллаһ”, – дип язасың, шуны кыстырасың, өй тынычлыгы өчен. Әйтеп китәсең: “Без ерак юлга чыгабыз, тыныч кына тор”, – дип.

Йорт иясе
Йорт иясе

Йорт иясе бардыр ул, балам. Бер елны берәү китереп сукты монау кәзәнкә ягыннан, берничә ел элек, 6–7 ел бар. Коридорга сукты, дөберт итеп калды. Шуннан: “Бабай, тор әле, – мин әйтәм, – атыңны ябарга кирәк, япмадыңмыни әле. Әллә капка ачылды, чык”, – димен. Чыгып, атын гына ябып керде дә бу, бүтән җирне карамады. “Хәзер сыерны да кара”, – дидем. “Сыер басып тора”, – ди. Бозаулаган да бозавы үлгән, кыстырып үтергән бозауны.

Хәзер бит инде сыерны басып тора, дигәннән соң кереп барабыз икәү, монау коридордан, бәрәкәт, нәрсәдер чоштырт-чоштырт өй башына менеп бара,  ачуланды  безгә  бу.  Чынлап,  менә  – йорт  иясе,  менеп  бара.

Чыксак, бозау үлгән. Әйтәм бит, безгә аңлаткан бу. Китереп сукты коридорга, анда әллә кем уяныр. Бар ул, белгертә ул, йөри барыбер. Куркырга түгел, абзар башына тоз белән әпәй куярга кирәк. Тегендә-монда еракка киткәндә: “Лә иләһе иллә Аллаһы”, – дип, бүрәнә ярыгына язу язып кыстырасың, кайткачтын: “Мөхәммәд рәсулуллаһ”, – дип язасың, шуны кыстырасың, өй тынычлыгы өчен. Әйтеп китәсең: “Без ерак юлга чыгабыз, тыныч кына тор”, – дип.

Бар ул бар, анысы бар. Йорт иясе аламалык китерсә, бик алама була бит. Аның күңелен күреп торырга кирәк. Тозны күмәч өстенә сибәсең дә полиэтиленга төреп кыстырасың. Абзарда һәрвакыт торырга тиеш, ди ул.

(Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында Гәдәния Низаметдин кызы Шәриповадан (1937 елгы) Ильмир Ямалтдинов язып алган).

Фото: kazanreporter.ru

Йорт иясе
Йорт иясе
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: