Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
15 август 2021, 22:47

Җен карчыгы машинаны куды

Без ни дә булса уйлап өлгергәнче ул барган машинаның баскычына менеп, ишек тоткасына ябышты. Карасак, ул коточмалы куркыныч йөзле! Дустым карчык ишекне ача алмасын өчен эчтән тоткага ябышты.

Җен карчыгы машинаны куды
Җен карчыгы машинаны куды

Бу вакыйганы Смоленск өлкәсендә эшләп кайткан Дамир исемле танышым сөйләгән иде:

“Күптән булды бу хәл, ләкин мәңге онытасым юк. Заболотье дип аталган авылдан ерак түгел Амшара дигән урын бар иде. Ул киңлеге бер, озынлыгы ун чакрымга сузылган сазлыклы урман. Кышкы гыйнвар аенда

“Газик” машинасында дустым белән эшләгән леспромхоздан кайтып киләбез. 30 градуслы суык, айның түп-түгәрәк чагы. Амшара аша узганда кемдер: “Егетләр, утыртмассыз микән?” – дип дәште. Карасак, урман буенда юка күлмәктә генә бер әби басып тора. Без ни дә булса уйлап өлгергәнче ул барган машинаның баскычына менеп, ишек тоткасына ябышты. Карасак, ул коточмалы куркыныч йөзле! Дустым карчык ишекне ача алмасын өчен эчтән тоткага ябышты. Карчык бераз баргач “Машинагыз ватылсын!” дип кычкырып юкка чыкты. Без бу куркыныч урынны чыгып бераз бару белән машина туктап калды, аны берничек тә кабызып булмады. Җәяүләп кенә авылга элдердек. Икенче көнне машина белән тарттырып кайтырга дип барсак, “Газик” урынында юк! Амшара урманына керсәк, ул шунда тора. Нәкъ теге карчык куган урында. Машинабызны башка кабыза алмадык, төзәтергә җибәрделәр, үзем туган ягыма кайтып урнаштым”.

Фото: images/search?pos=4&from=tabbar&img_url=https%3A%2F%2Fsun9-21.userapi.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: