Бу хакта әти сөйләгән иде:
“Сугыштан соңгы елларда район үзәгенә ат белән йөк ташый идек. Шулай бервакыт кайтыр якка соңга калдым. Айның тулы чагы, юл ярыйсы әйбәт күренә. Күрәм, алда кемдер җәяү мин кайтасы якка китеп бара. Янына килеп җиттем. Бала күтәргән ниндидер бер хатын. Таныш кеше түгел. Туктап утыртып алдым. Баласын арбага салып куйды, анысының тавыш-тыны килми. Бераздан искә алсам, әлеге хатынның аяклары сыерныкы кебек йонлач! Нишләргә?! Мин атны куалыйм, арбада бала сикергәли, ә тавышы юк! Сиздерми генә тегенең арбага салган баласын юлга ташладым. “Балаң төшеп калды! Бар, ал!” дип атны туктаттым. Ул артка чапты, мин шул арада атны чыбыркылый-чыбыркылый куа башладым. Теге хатын мине куып карады да, торып калды. Шуннан соң төнгә калмаска тырыштым. Иманым камил, ул кеше түгел иде”, дип сөйләгән иде әти. Гадәттә андый аяклы затларны җен дип язалар. Әти ул чакта җен белән очрашты микәнни?
Фото: picsy.ru