Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
23 Май 2023, 11:12

Бакчада – граната!

Чишмә районының Бахча авылында бакча казыганда шартламаган граната табылган.

Бакчада – граната!
Бакчада – граната!

Куркыныч табылдыкка юлыккан ир кичекмәстән полициягә шылтырата. Аңа бу урыннан читкә китәргә кушыла һәм янына Росгвардиянең ОМОН хезмәткәрләрен җибәрәләр. Алар, табылдыкны тикшереп, аның Бөек Ватан сугышы елларыннан калган хәрби граната булуын ачыклыйлар. Ф-1 гранатасын махсус полигонга алып барып, шартлаталар.

Монысы – бер хәл, ләкин хәрби гранатаның Башкортстанга килеп чыгуы күп сораулар тудыра. Бездән сугыш үтмәгән ич! Күрәсең, берәр фронтовик яудан кайтканда үзе белән бергә истәлеккә “лимонка” гранатасын да “иярткәндер”. Аның әлегә кадәр шартламавы – үзе бер могҗиза.

Росгвардиянең матбугат хезмәте кисәтүенчә, снаряд, мина яки гранатага охшаган әйбер табылганда, бик сак булырга кирәк. Аңа якын килергә һич ярамый. Куркыныч табылдык турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итү сорала.

Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.

Бакчада – граната!
Бакчада – граната!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: