Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
11 Май 2023, 09:33

Сугыш елларында – балалар китабы

Сугыш елларында чын балалар китабы нинди кыйммәтле хәзинә булганын күз алдыгызга китерәсезме?

Сугыш елларында – балалар китабы
Сугыш елларында – балалар китабы

Русия дәүләт балалар китапханәсенең сирәк китаплар фондында 1941-1945 елларда чыгарылган балалар китаплары саклана. Ничек кенә гаҗәп булмасын, Бөек Ватан сугышы вакытында илдә танклар, самолетлар, корал һәм патроннар гына түгел, балалар китаплары да чыгарылган.

Ачлык, җимереклек, якыннарының үлеме, авыр хезмәт хәтта сабыйларны да бик тиз үсәргә мәҗбүр итә. Ләкин сугыш балалары барыбер балалар булып кала. Алар күңелле бәйрәмнәр һәм уенчыклар, хуш исле сабын һәм шикәр кисәге, яңа кием һәм мавыктыргыч китап турында хыялланалар. Сугышка карамастан, балалар укуын һәм мәктәпкә йөрүләрен дәвам иттерә. Дөрес, уку көне бик кыска була, укудан соң барысы да эшкә ашыгалар.

Укучылар җитәрлек була, ә менә дәфтәрләр бик аз һәм балалар газета читләрендә, иске квитанцияләрдә, теләсә нинди кәгазь кисәкләрендә язалар, кара урынына төтен корымы кулланалар. Алар өчен чын балалар китабы нинди кыйммәтле хәзинә булганын күз алдыгызга китерәсезме?

Моны сугыш елларында балалар өчен язучы һәм шагыйрьләр бик яхшы аңлаган. Виталий Бианки, Тамара Габбе, Лев Кассиль, Валентин Катаев, Самуил Маршак, Сергей Михалков, Евгений Чарушин, Корней Чуковский, Агния Барто, Елена Благинина, Константин Паустовский, Александр Шаров әсәрләре сугыш чоры балалар әдәбиятының таҗы булып тора. Ә татар әдәбиятында андый китаплар исемлегенә Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Муса Җәлил әсәрләре керә.

Фото: 100tatarstan.100tatarstan.ru

Сугыш елларында – балалар китабы
Сугыш елларында – балалар китабы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: