Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
28 апрель 2023, 10:24

“Йөрәкләр елъязмасын» бергә языйк!

1 майда “ВК” социаль челтәрендә мәктәп укучылары өчен “Йөрәкләр елъязмасы” патриотик акциясе башлана. Быел ул Бөек Ватан сугышы елларындагы сәхнә сәнгатенә багышлана.

“Йөрәкләр елъязмасын» бергә языйк!
“Йөрәкләр елъязмасын» бергә языйк!

Илебез театрлары сугыш вакытында фронт бригадалары оештыра, армия ихтыяҗлары өчен акча җыя һәм тылда эшләүчеләрнең мораль рухын күтәрде. Акция кысаларында театр сәнгатенең яшәүгә ярдәме һәм театрларның яшәеше турында видеороликлар әзерләнде.

1 майдан 10 майга кадәр мәктәп укучыларына “ВК” социаль челтәренә үз иҗат җимешләрен  #9маякдш хештегы белән куярга тәкъдим ителә. Алар өч номинациядә бәяләнәчәк: Бөек Ватан сугышы темасына тамаша яки спектакль, вокал (сугыш чоры җырлары), бию (хәрби-патриотик тематика).

Утыз иң яхшы эш «Культурадляшкольников.РФ» порталында дөнья күрәчәк, ә аларның авторлары сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. Акция нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары һәр номинациядә 10 җиңүче сайлап алачак. Җиңүчеләр 2023 елның 31 маенда игълан ителәчәк.

Әлеге проект “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Руиянең Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, "Русия мәдәният фонды", Роскультпроект тарафыннан оештырыла.

 

“Йөрәкләр елъязмасын» бергә языйк!
“Йөрәкләр елъязмасын» бергә языйк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: