Иман нуры
14 Октября , 14:02

Уфада XVII «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре» халыкара конференциясе үтә

Пленар утырышны Русия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин ачып җибәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада XVII «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре» халыкара конференциясе үтәУфада XVII «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре» халыкара конференциясе үтә
Уфада XVII «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре» халыкара конференциясе үтә

Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза. Ислам форумына 400гә якын мөселман руханилары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре вәкилләре, чит илләрдән килгән кунаклар җыелды.

Пленар утырышны Русия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин ачып җибәрде. Ул бу очрашуның халыкара вәзгыять шартларында динара диалогны һәм милләтара татулыкны саклауга, Русиянең ислам дөньясы илләре белән үзара хезмәттәшлекнең яңа формаларын үстерүгә хезмәт итәчәген билгеләп үтте.

«Русия мөселманнары православ ватандашлар һәм барлык традицион конфессияләр вәкилләре белән бергә, халыкара терроризмга тиешле каршылык күрсәтү өчен, дәүләтнең бердәмлеген һәм бәйсезлеген ныгыту буенча күрелгән чараларны яклап чыгыш ясый. Алар шулай ук бөек илебезнең суверенитетын һәм кодрәтен саклауга уңай өлеш кертәләр», – дип басым ясады Югары мөфти.

Тәлгать хәзрәт махсус хәрби операциядә һәлак булган имамнарның — Фёдоровка районыннан Айдар хәзрәт Хәбибуллинның һәм Дүртөйле районыннан Илнур хәзрәт Гыйлемхановның якыннарына Үзәк диния нәзарәтенең югары бүләген — «Ышаныч һәм намус» орденнарын тапшырды.

Республика башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Башкортстан гасырлар буена дәвам иткән милләтара һәм динара татулык традицияләрен кадерләп саклый. Мәгълүм булганча, бу күп җәһәттән төбәкнең рухи лидерларының хезмәттәшлегенә һәм уртак тырышлыгына бәйле.

«Башкортстан ислам илләре белән актив хезмәттәшлек итә һәм Русиянең дүрт төбәге рәтендә партнерлык финанславы турындагы федераль законны гамәлгә ашыра. Бу безгә ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Шулай ук безнең мәдәни һәм мәгариф элемтәләребез дә киңәя. Республика югары уку йортларында дистә меңгә якын чит ил студенты белем ала, шуларның 6 меңгә якыны — Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләрнең гражданины», – диде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров МХОга гуманитар конвойлар җыеп җибәрүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүче рухи үзәкләрнең эшен югары бәяләде. Шулай ук Русия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составындагы Башкортстан Республикасы Мөселманнарының төбәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәд Таҗетдиновка «Күп еллык намуслы хезмәте һәм җәмгыятьне рухи-әхлакый үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» Башкортостанның Мактау грамотасын тапшырды.

Александр КОРОЛЕВ фотолары.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас