

Танылган журналист, дин эшлеклесе Марат Локманов әйтүенчә, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин белән бер очрашуда журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре мәчет бинасына экскурсия үткәрү тәкъдиме белән чыккан булган.
Һәм бүген, 29 июньдә, өч дистәгә якын кеше "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетенә килеп, төзелеш барышы белән танышты.
Бина иң тәүдә үзенең мәһабәтлеге белән таң калдыра. Аның урыны да уңышлы сайланган — якында гына Уфаның көньяк капкасы, Дуслык монументы урнашкан, көн-төн машиналар елгасы агылучы Салават проспекты гүли, гүзәл Агыйдел дулкыннары ярга кага. Төзүчеләр мәчетне "Уфаның йөрәге" дип атый, бу, чынлап та шулай. "Әр-Рәхим" төзелеп бетеп ишекләрен ачса, һичшиксез, Уфада, Башкортстанда гына түгел, Русиянең йөзек кашына, Уфаның сөенеченә, әһәмиятле дини һәм эре мәдәни үзәккә әвереләчәк.
Төзелеш өчен бүген ИСК компаниясе җаваплы булса, подряд эшләрен "Профмастероф Девелопмент" ҖЧҖе алып бара. Журналистлар белән шушы оешма җитәкчесе Павел Краснов очрашты һәм сорауларга җавап бирде. Ул бу объектның әһәмиятен, дәрәҗәсен бар тирәнлеге белән аңлаучы, төзелешнең бар вак-төякләренә кадәр белүче һәм җаваплылык хисе тоючы шәхес буларак тәэсир калдырды.
Павел Краснов әйтүенчә, төзелеш чынлап та грандиоз. Мәчет без яшәгән климатик зонада мәйданы һәм кеше сыйдырышлыгы ягыннан иң зурысы булачак. Әлбәттә, мондый күләмле проектны камилләштерү, кайбер элементларын үзгәртү дә таләп ителгән. Үзгәрешләрдән иң мөһиме — диварны мәрмәрдән түгел, керамогранит плитәләр белән тышларга карар итү. Сәбәпләре берничә: беренчедән, мәрмәр бик кыйммәтле материал, икенчедән, ул вакыт үтү белән төсен үзгәртүчән, аны берничә ел саен махсус составлар белән эшкәртеп торырга туры килә, бу үзе үк шактый чыгымнар таләп итә. Нәтиҗәдә, кояшка, кар-яңгырга бирешми торган, заманча һәм бәясе дә оптималь булган керамогранит сайланган. Материал "Керамо-марацци" заводларыннан турыга, арадашчыларсыз кайтартыла. Тарихы Италия белән бәйле булган бу бренд бүген Русия компаниясе буларак эшчәнлек алып бара. Һәм ул "Әр-Рәхим" мәчете өчен илле процентка якын ташламалар ясаган. "Плитәләрнең төсен, бизәкләрен моңа кадәр беркетелгәннәренә туры китереп сайларга, аларның яктыда да, күләгә дә бер төстә булуына ирешергә омтылдык", — ди белгечләр.
Шулай ук тәрәзә рамнарын алмаштыру, яңакларын төзекләндерү буенча эшләр башкарылган. Тәрәзәләр тыштан күпсанлы булы тоелса да, байтагы матурлык өчен генә. Бу аңлашыла да, чөнки диварларның ныклыгына ирешү шарт. Бу кадәр биек бина (32 метр) үз-үзен тотып торырга, килгән меңнәрчә кешеләрне дә күтәрергә тиеш бит. Шуңа күрә дә диварларның, манараларның, гөмбәзнең ныклыгын тикшерү, көчәйтү өчен махсус тикшеренүләр алып барылган, кайбер урыннарга үзгәрешләр кертелгән.
Бина эче шулай ук зурлыгы белән хәйран итә. Биредә шактый күп эшләр эшләнгән, бик күп кешеләрнең көче кергән. Һәм әле эшләнәсе эшләр дә әле бихисап.
Мәчетне җылыту әлегә вакытлы җылыткычлар ярдәмендә башкарыла, киләчәктә аерым котельный эшли башлаячак.
Быел фасад эшләре азаеп, төзелеш эшләрен беренче катка җәелдерергә уйлыйлар. Аллаһ кушып, барысы да яхшы барса, ел азагына күмәк намазларга җыелу мөмкин булу ихтимал.
Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп, иншаллаһ, бу бәхетле көннәрне күрергә язсын! Ул көнне республиканың бөтен халкы ихластан көтә, дип уйлыйм.
Бу җәһәттән шундый фикер дә уяна. "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше өчен халыктан ярдәм җыюга ниндидер махсус счет ачылса, бу мәгълүмат матбугат чаралары ярдәмендә таратылса, бәлки, эшләр тагын да җанланыбрак, тизәебрәк китәр иде. "Ил төкерсә, күл була", — ди бит халык. "Тамчыдан күл җыела", — дигәне дә бар. Ышанам ки, мәчеткә ярдәм итәргә теләүчеләр, әмма садаканы кайда, ничек күчерергә белмәүчеләр арабызда шактыйдыр. Шулай ук гадирәк эшләргә волонтерларны җәлеп итеп булмый микән, дигән сорау да калка. Кемдер буш вакытында, Аллаһ ризалыгы, савапка ирешү өчен физик ярдәм тәкъдим итә алыр иде, мөгаен.
***
20 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчете төзелешенең барышы белән танышкан иде. Ул чакта Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты (ИСК) генераль директоры Марат Вәсимов манараларны мәрмәр белән тышлау тәмамлануын, түбә төзекләндерелүен, яңгыр суы агу системасы торгызылуын хәбәр итте. Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзе конструкцияләрен көчәйтү буенча эшләр башкарылып, төзүчеләр бинаның фасадларын тышлау, яңа тәрәзә һәм витраж конструкцияләрен монтажлау, яссы түбәләр ясау белән шөгыльләнүгә кереште. Радий Хәбиров: "Иң мөһиме — төзелешне туктатмаска!" — диде.
***
Шуны да искәртик: мәчет төзелеше 2006 елда башланган иде, әмма инвесторлар алмашыну сәбәпле өзеклекләр белән алып барылды. 2016 елда эшләр туктатылды. 2023 елның сентябрендә Радий Хәбиров төзелешне яңарту буенча киңәшмә үткәрде, шуннан соң белгечләр объектның торышына экспертиза ясадылар. 2024 елның апрелендә төзелеш эшләренең дәвам итүе турында игълан ителде.
Текст һәм фотоларны Дилбәр Булатова әзерләде.