Барлык яңалыклар
Иман нуры
14 февраль 2025, 10:22

Мөнәҗәт конкурсында ничек катнашырга?

Мөнәҗәт "Аллаһ белән яшерен әңгәмә" дип тәрҗемә ителә. Көйләп башкарылучы мөнәҗәтләр  – халкыбызның борыннан килгән иң асыл күңел ядкәрләренең берсе. Тиздән Уфада мөнәҗәт бәйгесе узачак. Аның шартлары ничек? 

Мөнәҗәт конкурсында ничек катнашырга?
Мөнәҗәт конкурсында ничек катнашырга?

Конкурсны оештыручылар:  

Башкортстан Республикасының "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Уфа шәһәренең Киров районындагы "Ихлас" мөселман дини оешмасы.

Конкурсның максатлары һәм бурычлары:

- татар халкының сирәк башкарыла торган милли мәдәнияте жанрын саклау һәм үстерү;

- иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;

- мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү;

- мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләү процессында куллану;

- тере мирас мисалында яшьләрдә эстетик зәвык формалаштыру һәм илсөярлек тәрбияләү.

Конкурсны уздыру шартлары һәм тәртибе:

Мөнаҗәт башкаручылар конкурсы ике этапта уздырыла.

Конкурсның сайлап алу этабы онлайн режимда уза.

Катнашучылар компетентлы жюри тарафыннан сайлап алына торган видеоязмалар тәкъдим итәләр.

Сайлап алу турыннан узучылар икенче турында катнашу өчен 2025 елның 31 мартында  Уфа шәһәренә чакырыла. 

Конкурста катнашырга теләүчеләр  2025 елның 15 мартына кадәр электрон почтага (sahibjamal2025@gmail.com.) гариза тапшыра.

Һәрбер катнашучы бер әсәр – мөнәҗәт башкара. Аның озынлыгы 4 минуттан артмаска тиеш.

Мөнәҗәт башкаручылар конкурсы ике яшь категориясе буенча үткәрелә:

- 7 яшьтән 17 яшькә кадәр,

- 18 яшьтән 80 яшькә кадәр.

Конкурста катнашучыларны бүләкләү 

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләргә Гран-При һәм һәр яшь категорияләре буенча өч призлы урын бирелә. Җиңүчеләр дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Катнашучыларның чыгышларын  Башкортстан Республикасының танылган мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре кергән компетентлы жюри бәяләячәк.

Бәйләнеш өчен телефоннар: 8 (937) 830-61-72;  8 (927) 325-29-37; 8 (917) 757-68-14.

Электрон адрес: sahibjamal2025@gmail.com.

Мөнәҗәт конкурсында ничек катнашырга?
Мөнәҗәт конкурсында ничек катнашырга?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас