Аллаһ һәрбер кешегә аның сүзләрен һәм гамәлләрен теркәп баручы ике фәрештәне тәгаенләп куйган. Моңа, мәсәлән, Аллаһның киләсе сүзләре дәлил: “Уң яктан һәм сул яктан ике кабул итүче кабул итеп утыра (монда кешенең сүзләрен һәм гамәлләрен теркәп баручы ике фәрештә хакында сүз бара). Кеше берәр сүз әйтеп тә өлгермәс, аның янында әзер торган күзәтче [ул сүзне язып алыр]” (“Каф” сүрәсе, 17–18нче аятьләр).
Кыямәт көнендә исә фани дөньяда кылган бөтен эшләрен кеше үзенең гамәл дәфтәрендә күрәчәк, ди.
Бу ике фәрештә хакында хәдисләрдә дә күп әйтелә. Мәсәлән, Аллаһ рәсүле (с. г. в.) шулай дигән: “Әгәр мөселман кеше гөнаһ кылса, сул яктагы фәрештә алты сәгать дәвамында каләмен төшерми (ягъни гөнаһлы эшне язудан тыелып тора. – Ред.). Бу эш өчен тәүбәгә килеп, Аллаһтан ярлыкау сораса, фәрештә гөнаһны теркәми. Тәүбә итеп өлгермәсә, бу гамәле бер гөнаһлы эш булып языла”.
Бу ике фәрештә кешенең ни кылырга ниятләгәне хакында да хәбәрдар, ди. Моңа киләсе хәдис дәлил: “Кодрәтле һәм Бөек Аллаһ шулай диде: “Әгәр колым явыз гамәл кылырга ниятләсә, язмый торыгыз. Тормышка ашырса, бер явыз эш языгыз. Әгәр изге гамәл кылырга ниятләсә, үтәмәсә дә, бер изгелек языгыз. Тормышка ашырса, ун изгелек языгыз””.